Олы Тормы авылы китапханәсе хәбәр итә

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
10 гыйнвар көнне Олы Тормы авылы китапханәсендә Әдәбият елына багышланган “Могҗизалар кыры” исеме астында танып-белү-күңел ачу уены үткәрелде. Һәр өчлек өчен дә катлаулы сораулар сайлап алынган булса да, уенчылар аларга бик тиз җавап бирделәр. Барысы да чарадан канәгать калдылар, истәлекле бүләкләр алдылар, бик күп файдалы мәгълүматлар белделәр һәм өйләренә яхшы кәефләр белән таралыштылар.
Финалга Мозафаров Айрат(5 сыйныф) чыкты, ул супер-уенда да җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International