“Көнбатыш” ТИҮ утырышы

2015 елның 20 феврале, җомга
19 февраль көнне “Көнбатыш” территориаль иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышы булды. Биредә Муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов, башкарма комитет эшләре белән идарәче Рөстәм Халитов, районның предприятия һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

ТИҮ эшчәнлегенә хисап белән территориаль иҗтимагый үзәк советы рәисе Ирина Волкова чыгыш ясады, шулай ук биредә күпләрне борчыган проблемалы сораулар да яңгырады: хуҗасыз этләр, йорт тирәләрен төзекләндерүгә намуссыз мөнәсәбәт, йорт хайваннарын тиешле рәвештә карамау - алар үзирекле генә урам буенча йөриләр, төзелеп бетмәгән кишәрлекләр мәсьәләләре, күпер капламасын алыштыру кирәклеге.

Шулай ук үзенең эш отчеты белән участок полиция вәкаләтлесе Евгений Чалышев та чыгыш ясады.

Җыелучылар тарафыннан хезмәт күрсәтүче оешмаларның сыйфатсыз эшләүләре, мәдәният йортына ремонт кирәклеге, автобус тукталышының дөрес урнаштырылмавы һәм бик күп башка проблемалы сораулар яңгыратылды.
Барлык сорауларга да тиешле җаваплар алынды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов очрашуга йомгак ясап, килүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм бирегә җыелганнары өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International