Олы Тормы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
22 февраль көнне Олы Тормы авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр!” бәйге-ярышы үткәрелде. Иң элек мәдәният йорты мөдире егетләрне бәйрәмнәре белән котлады, аннан алар каршына төрле авырлыктагы биремнәр куйды. Егетләр үзләрен төрле яклап күрсәттеләр, алар шагыйрь, артист, җырчы, пешекче рольләрендә булдылар, фикерләү сәләтләрен тикшерә торган сораулар да бирелде. Бәйгеләр арасына, көчле затларыбызны ял иттерү максатыннан, музыкаль чыгышлар да кертелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International