Тәтеш кадетлары Халыкара дәрәҗәгә чыктылар

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
29 апрель-10 май көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” үзәге базасында хәрби-спорт сборлары булып узды. Әлеге бөтенроссия чарасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов патронажлыгы һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Габделгаязович Шәйхразиев җитәкчелеге астында үтте.
Бөтенроссия сборларында бөтен Россиядән барлыгы 46 команда(600 кеше) катнашты: Татарстан Республикасы – 11 команда, шул исәптән Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы, Дагыстан, Бурятия, Удмуртия, Кырым, Саха(Якутия), Примор крае, Краснодар крае, Пермь крае; Әстерхан, Амур, Владимир, Мәскәү, Кемерово, Свердлов, Рязань, Чиләбе, Ростов, Псков өлкәләре; Волгоград, Новосибирск, Самара, Томск, Тула, Ярославль командалары.
Сбор программасына дистәдән артык спорт төре(марш-бросок, ату, фехтование, йөзү, көчлелекне сынау, каршылык полосалары, гер спорты, пейнтбол һәм башкалар),хәрби-тактик уеннар, тарихи викторина һәм башкалар кертелде.
Безнең кадетларыбыз бу уеннарда бик лаеклы катнаштылар, алар арсеналында – 41 медаль һәм бик күп грамоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International