Иҗтимагый сәясәт сораулары буенча Тәтеш муниципаль районы Советының даими комиссиясе утырышы

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Тәтеш муниципаль районы Башлыгы урынбасары И.Р. Фаткуллов, Тәтеш муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Л.В. Абрамова, Тәтеш муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары А.В. Ибраһимова катнашында иҗтимагый сәясәт сораулары буенча Тәтеш муниципаль районы Советының даими комиссиясе утырышы булды.
Утырыш барышында "Тәтеш муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышын чакыру турында" соравы каралды, аның буенча тиешле карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International