Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә табигатьне саклау  - барысы өчен дә актуаль проблема булып тора. көн саен без радиодан, телевизорлардан үсемлекләрнең, хайваннарның юкка чыга баруларын, һаваның, суның пычрана барулары турында ишетеп, күреп торабыз.
2015 елның 13 маенда районның барлык белем бирү учрежденияләрендә "Бердәм экология дәрес"ләре узды.
Аның кысаларында киләсе чаралар үткәрелде: "Табигатьне саклагыз!", "Без һәм экология", "Чисталык дәресләре", "Сәламәтлеккә мода", "Атмосфераны саклыйк", "Планета могҗизасы", "Планетабызның серле табышмагы - озон катламы", "Чүпләрне җыйсак - шәһәребезне коткарырбыз!" һәм башкалар.
Тәтеш шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә, 11 сыйныфлар әлеге темага класс сәгатьләре үткәрделәр.
Башлангыч сыйныфлар өчен "Табигатькә дус буларак кер" викторинасы, "Экоша белән сәяхәт", ""Яшәгән ди бер елга..." экологик әкияте оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International