25 декабрь көнне Олы Тархан авылының урта мәктәбенә чып-чын Кыш Бабай кунакка килде. Ул үзенең котлауларын һәм татлы бүләкләрен тапшырды. Кыш Бабай өчен балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр.
Яңа ел тылсымчысы кемнедер искә төшерде, мәктәп директорын тугел микән...?
