Жуково авылының мәктәбе хәбәр итә

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

26 декабрь көнне Жуково авылының мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе чит ил кунаклары маҗаралары, алар оештырган күңелле уен-конкурслар, җырлы биюләр белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы бәйрәмгә килгәч, кичә тагы да җанланып китте. Кыш Бабай, үз чиратында, алып килгән күчтәнәчләрен балаларга өләште.

Бәйрәмнең икенче өлешендә бер бала да читтә калмады. Укучылар бик теләп төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән төрле биюләрдән соң өйләренә таралды.

Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International