27 декабрь көнне Кашка авылының Мәдәният йортында чыршы бәйрәме булып узды. Яңа ел чыршысының утларын кабызып, бәйрәмнең өлеше төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әле үзләренең күчтәнәчләрен дә бүләк иттеләр: ел буе өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрен башкардылар.