26 декабрь көнне безнең мәктәптә чыршы бәйрәме булып узды. Кыш Бабай белән Кар Кызының юлына каршы төшәргә теләп, башкаларга начарлык эшләп йөрүче Шүрәле, убырлы һәм аның дусты Баба Яга бәйрәм тамашасын башлап җибәрделәр. Юлларында барлык очраган киртәләрне җиңеп, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ел хуҗасы Маймыл балаларны озак көттермичә килеп, балаларга күңелле бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк иттеләр.