Олы Тормы авылының Мәдәният йорты хәбәр итә

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

21 гыйнвар көнне Халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелде. Бер-береңне рәхәтләнеп колач җәеп кочаклагач, бар үпкәләр югала, йөзләрдә елмаю барлыкка килә, күңелләргә рәхәт булып китә. Бәйрәм традициясе буенча бу көнне бөтенләй ят кешене дә кочаклап алырга була.

Олы Тормы авылының Мәдәният йорты җитәкчесе әлеге көнгә карата бик матур чара үткәрде. Ул тыңлаучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм мавыктыргыч видеоролик күрсәтте.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International