Түбәдәге боз – башкала һәм район халкының уртак бәласе!

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Һава торышы кинәт кенә җылытып җибәрү йорт һәм бина түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килүгә сәбәп булды. Әлеге юеш кар һәм боз кеше сәламәтлегенә, автомобильләргә зур зыян китерергә мөмкин. Бу проблема халыкта бик зур борчу тудыра башлаган.

Билгеле булганча, түбәләрне боз сөңгеләре һәм кардан чистарту өчен шушы бина яки оешма хуҗалары җаваплы. Күпкатлы йортларда бу – идарәче компанияләр яки торак милекчеләре ширкәтләре. Әгәр түбәдәге кар һәм боз кеше сәламәтлегенә яки машинага зыян китерә икән, нәкъ менә алар гаепле булачак.

Хәер, бу өлкәдә чыгармалар да юк түгел. Мәсәлән, өске катларда яшәүчеләр үз балконнарына тәрәзәләр һәм «козырек»лар урнаштырган булсалар, боз һәм кар нәкъ менә әлеге объектлардан ишелеп төшсә, бу очракта нәкъ меән әлеге фатир хуҗасына җавап тотарга туры киләчәк.

Белгечләр исә боз сөңгеләре турында тизрәк тиешле компаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр дә алар бу шикаятьләргә тиешле игътибар бирми икән, «Халык контроле» сайтына язарга мөмкин. Андый намуссыз җитәкчеләргә карата штрафлар каралган. Штрафлар күләме шәхси затларга – 15-30 мең, ә юридик затларга исә – 200 мең сум тәшкил итә.

Боз сөңгеләреннән саклану өчен:

1. Киртә белән әйләндереп алынган урыннарны читләтеп үтегез. Түбәдәге боз һәм карга игътибар итү сорала.
2. Кәрниз яки яктырткычлар астыннан узганда адымны тизләтү мөһим. Җәяүле юлларындагы бозлы урыннарга игътибар итү кирәк.
3. Балалар куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирү кирәк. Әгәр дә җәяүле юлы буйлап барганда өстә нинди дә булса ят тавыш ишетәсез икән, туктап башыгызны өскә күтәрмәгез. Бу – ишелергә торучы кар яки боз булырга мөмкин.
4. Бу вакытта бинага якын торасыз икән, диварга ничек булдыра аласыз, шулкадәр ныграк елышырга тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International