2 февраль - Сталинград сугышында җиңүне бәйрәм итү көне

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Көне-төне, алты айга сузылган өзлексез сугышлар... Сталинград – бу Бөек Ватан сугышының гади бер сәхифәсе генә түгел, аның – Идел ярындагы җиңү хакында “белгечләр” үзләренчә аңлатма би­рер­гә тырышып, кайвакыт чынбарлыкны белеп тә, белмичә дә төрлечә бә­хәсләшәләр. Әмма аларның берсе генә дә безне төп казанышыбыздан – фашизмны тар-мар итеп, җиңүче булуыбыздан мәхрүм итә алмый.

Без Ленинград һәм Сталинградны саклауда катнашкан 228 тәтешле белән горурланабыз! Сталинград диварлары янында немец-фашист басып алучылары белән сугышта артиллерист, соңыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Яков Петрович Староверов, танкка каршы артиллерист Петр Иванович Малкин, сугыш ахырына ул Дан орденнарының тулы кавалеры була, үзләренең сугышчан осталыкларын чарлыйлар. Юрий Павлов, Андрей Анисимов, очучы Александр Тарасов һәм башка бик күпләр, алар хакында аз билгеле, батырларча һәлак булганнар.

Аларга мәңгелек Дан!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International