Бүгенге көн технологияләре күз алдына китерә алмаслык тизлек белән үзгәреп, гел яңарып тора. Компьютерлар, интернет челтәре, телефоннар… Әлбәттә, болар барысы да кеше тормышында бер уңайлык тудыра, мәшәкатьләрне киметә. Кесәңдәге телефоныңның көтмәгәндә зарядкасы бетеп китсә, дөнья бетү белән бер санала. Соңгы вакытларда кәрәзле элемтә начар эшләгәч, ул кечкенә генә тартмага никадәр бәйләнеп беткәнебез аңлашыла башлады.
Әлбәттә, кесә телефонының бер нигъмәт булуын инкяр итеп булмый. Кайда теләсәң — шунда шалтыратасың, кемне теләсәң — ишетә аласың. Хәзер элемтә операторлары ишетү генә түгел күрергә дә мөмкинчелекләр ача башладылар. Әмма нигъмәтне дөрес итеп кулланмасаң, аның файдасына карый зыяны күбрәк булырга мөмкин.