Бакырчы урта мәктәбе хәбәр итә

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

1 февраль көнне Бакырчы авылының Мәдәният йортында "Йолдызлык-Созвездие" мәктәп этабы сайлап алу туры булып узды.

Укучылар педагоглары белән бергәләп бәйгегә тырышып әзерләнделәр: җырлар башкардылар, конферансье осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларның кайберләренең сәхнәгә тәүге тапкыр чыгулары иде, шуңа да алар аеруча да дулкынландылар. Катнашучыларның барсы да лаеклы чыгыш ясадылар.

Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International