Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 208 сабый тууы теркәлде: 106 малай һәм 102 кыз бала. Туу вакытында баланың иң әз күләме 1750 грамм, ә иң күбе - 4800 грамм. Иң яшь әнинең яше - 16 яшь, ә иң олы әнинең - 45 яшь, иң яшь әтигә - 19 яшь, ә иң олы әтигә - 48 яшь.
Узган елда балаларның иң популяр исемнәре: Илнур, Самат, Данил, Ранил, Илья, Тимур, Артем, Камилла, Аделина, Анастасия, Дарья, Кира, Дарина, Василиса, София исемнәре дип белдерелә.
Иң сирәк исемнәр: Богдана, Милан, Есения, Әмирхан, Макар, Мирослава, Аким, Назар, Миндияр, Наум, Клим, Рамина, Ясмина, Риана, Радис, Елисей, Айгизә.
Шул ук вакытта ГХАТ бүлегендә 119 гаилә барлыкка килде. Алар арасында 19 яшьлек кияү һәм 15 яшьлек кәләш күреп була. Иң олы кияүнең яше - 59, ә кәләшнең - 60.