Районыбызда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары һәм өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып туган көннәре белән тәбрикләү матур традициягә әверелде. 1 февраль көнне Килдеш авылында гомер итүче Чапурина Клавдия Федоровнага 90 яшь тулды. Әбине күркәм юбилее белән котларга Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитет Җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев, Җитәкче урынбасары Евгений Гаврилович Курков һәм Килдеш авылы Башлыгы Виктор Семенович Исаев килделәр. Клавдия Федоровнага РФ Президенты һәм район Башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк һәм хуш исле чәчәк бәйләме бүләк ителде.