13 март көнне Федоровка авылының артистлары иҗади отчетлары белән Келәш авылының Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Бәйрәм авыл үзешчәннәре көче белән башкарылды. Җырлар дәртле биюләр белән үрелеп барды, алар беркемне дә битараф калдырмады. Артистларның тырышлыгы белән концерт җылы, дустанә атмосферада үтте. Тамашачылар бик канәгать булдылар.






































