Олы Тормы авылы хәбәр итә

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

9 май көнне Олы Тормы авыл җирлегендә Җиңү көнен бик күркәм итеп билгеләп үттеләр.

Олы Тормы, Кече Тормы һәм Чулла авылларында "Алар даны мәңгелек!" дип исемләнгән митинглар узды.

Бәйрәмне авыл Башлыгы Хисамова И.И. сугышта һәлак булган һәм исән кайтып, инде якты дөньядан киткән ветераннар рухына рәхмәтләрен әйтеп ачып җибәрде. Митинг җирлектә яшәүче тыл ветераннары, укытучылар һәм укучылар, килгән кунаклар катнашында сугышта һәлак булган якташларына куелган һәйкәл каршында узды. Районнан килгән вәкил А.А. Замалетдинова бәйрәм белән тәбрикләп, иминлек теләде. "Новая Заря" ҖЧҖ җитәкчесе Хисамов И.И., өлкән буынга армый-талмый куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм җылы эчтәлекле теләкләрен җиткерде.

Чара башлангыч мәктәп укучылары әзерләнгән музыкаль монтаж белән үрелеп барды. Олылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, хатирәләрен яңарттылар, аларга күчтәнәч-пакетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International