2016 елның 12 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1317,6 мең га мәйданда чәчелде

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1317,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 74% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1049,8 мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (49,5 мең га яисә 97%), Арча (49,2 мең га яисә 74%), Азнакай (48,4 мең га, 74%), Буа (48,4 мең га яисә 80%), муниципаль районнарында чәчелгән. Узган елның шушы көненә бу күрсәткеч 1049,8 мең га булган.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 883,9 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 84% (2015 елда - 752,2 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 341,4 мең га яисә фаразга карата 76% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 237 мең га), арпа - 351,7 мең  га яисә 98% (2015 елда - 374,5 мең га), солы - 59,5 мең га яисә 95% (2015 елда – 63,1 мең га), борчак - 53 мең га яисә 96% (2015 елда -   52,7 мең га), ашлык кукурузы - 69 мең га яисә  68% (2015 елда - 17,9 мең га), силос өчен кукуруз - 47,1 мең га яисә 30% (2015 елда – 22,7 мең га).

Рапс 44,8 мең га яисә 39 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 14,1 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 81,4 мең га яисә фаразга карата 74% (2015 елда — 29,5 мең га).

Шикәр чөгендере 57,5 мең га яисә планнан 91% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 47,2 мең га).

Бәрәңге 1,4 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 16%.

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 185,5 мең га яисә 69% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 177,7 мең га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International