Урюм Мәдәният йорты хәбәр итә

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

9 май көнне Урюм авылында Җиңү көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне авыл Башлыгы Краснов Николай Михайлович сугышта һәлак булган һәм исән кайтып, инде якты дөньядан киткән ветераннар рухына рәхмәтләрен әйтеп ачып җибәрде. Митинг җирлектә яшәүче тыл ветераннары, укытучылар һәм укучылар, килгән кунаклар катнашында сугышта һәлак булган якташларына куелган һәйкәл каршында узды. Районнан килгән вәкилләр бәйрәм белән тәбрикләп, иминлек теләделәр.

Чара мәктәп укучылары әзерләнгән музыкаль бүләк белән үрелеп барды. Олылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, хатирәләрен яңарттылар, аларга күчтәнәч-пакетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International