Кояшлы җылы җәйге көннәрне әкренләп яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыра. Көзгә кергәч, салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары да арта, билгеле. Салкыннар башлану белән грипп дигәне дә озак көттерми.
Бу авыру белән без ел саен диярлек очрашабыз. Гриппны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора.
Гадәттә, көз җитү белән гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башлана. Иң мөһиме, прививканы грипп шаукымы башланганчы ук (ягъни сентябрь-ноябрьдә) ясатып өлгерергә кирәк.
Белүебезчә, сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы вакцинаны бушлай ясыйлар. Шулай ук быел мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә дә кагылачак. Яңалыкларның тагын берсе – быелдан гриппка каршы прививка бушлай ясатылучы категориягә йөкле хатын-кызлар да кертелгән. Башкалар прививканы үз хисабына ясата ала.Быел гриппка каршы иммунизация узган елдагыга караганда күбрәк кешене колачлар дип көтелә.
Белгечләр грипп авыруы соңыннан күзәтелгән өзлегүләре белән куркыныч дип кисәтә. Аннан соң грипп штаммнарының елдан-ел үзгәреп, катлаулануын да онытмаска кирәк. Кызганычка, бөтен кеше дә моны аңлап җиткерми. Шуңа да вакцинациядән баш тарта. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы, ди табиблар. Прививка ясаткан һәм ясатмаганнар арасында тикшерүләр үткәрү иммунизация үткәннәр арасында грипп белән авыручылар 10 тапкырга кимрәк булуын күрсәткән.
Гриппка каршы прививка ясатырга теләмәүчеләргә исә, авырмас өчен, иммунитетларын ныгытырга һәм сакланып йөрергә киңәш итәләр. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк җәяү йөрергә куша. Туклануга исә аерым игътибар бирергә кирәк: көндәлек рационга яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кертегез, суган белән сарымсак ашагыз. Профилактиканың тагын бер ысулы – урамнан кайтып керүгә үк кулларны һәм битне сабынлап юу. Шулай ук эш урынындагы һәм өйдәге бүлмәләрне чиста тоту һәм җилләтеп алуның да әһәмияте зур.

Профилактика
Грипптан һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекцияләреннән саклану һәм профилактика үткәрү кышкы чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Бөтен кеше елга бер мәртәбә булса да салкын тидереп авырмыйча калмый. Кайчак кышкы суыкта гына түгел, җәйге көннәрдә дә авырыйбыз. Бигрәк тә иммун системасы көчсезләнгәннәр, хроник авырулар чиргә тиз бирешә. Ата-аналарга балаларны чирдән саклап калу өчен вакытында профилактика чаралары да үткәрергә кирәк.
ОРВИдан саклануның ике юлы бар. Беренчесе – вирусларны эләктермәскә тырышу, икенчесе – иммунитетны ныгыту. Күп очракта инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Грипптан һәм тирән сулыш юллары авыруларыннан саклану өчен кеше күп җыйналган урыннарда булмаска киңәш ителә. Балалар бакчага һәм мәктәпкә йөриләр, күбебез эшкә җәмәгать транспортында барабыз-кайтабыз, кибетләргә керәбез. Шуңа да өйдә бикләнеп кенә утыру мөмкин эш түгел. Вирус һәм инфекция йөртүчеләр белән дә аралашырга туры килә. Авыру һава аша һәм чирле кеше белән турыдан-туры аралашканда йога. Шуңа да авыру кеше башкаларны зарарламас өчен кайбер чараларны күрергә, ә чирләмәүчеләр үзләрен сакларга тиеш.
ОРВИ, ОРЗ һәм грипптан ничек сакланырга?
1. Өйдә утырырга. Терелеп беткәч кенә эшкә, укырга барырга кирәк.
2. Битлек кияргә. Әгәр дә өйдә утыру мөмкинлеге юк икән, битлек кияргә кирәк булачак. Аны һәр 4 сәгать саен алмаштырып тору зарур. Сәламәт кешеләргә исә битлек киеп йөрүдән бернинди файда да юк. Ул организмны вирус керүдән саклый алмый.
3. Авырган чакта кул биреп күрешү, кочаклашу, үбешү тыела.
4. Төп профилактик чара булып бүлмәләрне җилләтү санала. Һава алмашы вирусларның күләмен киметә, бер үк вакытта авыру очрагы китереп чыгарырга да мөмкин. Без бит вирусны һава аша күчә дибез. Әгәр дә өйдә авыру кеше бар икән, бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.
5. Кварц куллану. Ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә, юкка чыгара.
6. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз.
7. Дезинфекцияли торган чаралар белән өй-бүлмәләрне юып-җыештырып алу кирәк. Еш куллана торган уртак әйберләрне (уенчыкларны да) дезинфекцияләүнең нәтиҗәсе була.
8. Һәркем үз организмын яхшы белә. Нинди витаминнар эчәсен табиб белән дә киңәшләшергә мөмкин. Кемдер гомеопатик препаратлар, умартачылык продукциясе, фитоиммуномодуляторлар, интерферон препаратларын куллана. Халык медицинасына да өстенлек бирүчеләр җитәрлек.
