3 декабрь быел Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата өчен бу көнне сайлау юкка гына түгел. 1941 нче елда Мәскәү астында немец гаскәрләре нәкъ шушы көнне тар-мар ителәләр. Билгесез солдат районда да искә алынды.
- Бу дата дәүләтебез һәм җәмгыятебезнең ватан өчен башын салган, исеме билгесез булса да, мәңгегә безнең хәтерләрдә сакланучы билгесез солдат батырлыгына карата мөнәсәбәтен чагылдыра. Һәлак булган дип саналган солдатларның барысының да күмелгән урыннары билгеле түгел. Бүгенге көнгәчә Россия һәм чит илләр территорияләрендә ватанны саклаган, әмма гәүдәләре җир куенына иңдерелмәгән билгесез сугышчыларның мәетләре ята. Без алар алдында баш иябез. Алар илне саклап калдылар һәм яшь буын өчен батырлык үрнәге булып торалар.










