2017нче елның 17нче гыйнварында хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм Республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов катнашты.
Хокук фәне буенча укучылар олимпиадасы укучыларда фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә караты кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү, хокукый белемне популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Олимпиадада укучыларның кануннарны, тарихи фактларны һәм юридик телне белүләре тикшерелә.