Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Яңа өйләнешүчеләр Шакировлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2017 нче елның беренче яңа пары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисләре кичерделәр.
Регина һәм Ринат районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бәхетле яшь парны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Б. Семенычев котлады. Аркадий Борисович тантана сәбәпчеләренә истәлекле сувенир һәм ГХАТ бүлегенә тагын күп тапкырлар балаларын теркәү өчен әйләнеп кайтуларын теләп язылган котлау тапшырды.
Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары туган районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.

