Башкалага сәяхәт.
15 гыйнвар көнне 7 А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Г.Р.) һәм 8 Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Микушева М.З. һәм Лазарева Л.Н.) Казанга бардылар. Бик күп кызыклы урыннарда булдылар, бозлы шоуда «Аладдин», Юркин паркында. Паркта динозаврларның төрләре белән таныштылар, таучыктан һәм шугалакта тимераякта шудылар, машиналарда йөрделәр. Балалар бары тик уңай тәэсирләр белән кайттылар.



