2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы юстиция Министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында Тәтеш шәһәрендәге кадетлар мәктәп-интернатында узган экология дәресендә чыгыш ясады.
Традицияләргә бай булган Тәтеш кадетлар мәктәп-интернатында Л.Ю. Глухова район Башлыгы Р.Х. Сафиуллов белән берлектә экспозицияләрен экскурсовод сөйләп-аңлатып барган музейда да булды.
Биология буенча "Чүп-чарга – юк!" дип аталган экология дәресендә министр экологиянең тормыштагы роле һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кирәклеге турында сөйләде.
Л.Ю. Глухова Татарстанда мәктәп, гимназияләр укучылары өчен ясалган "Мәктәп экопатруле" уникаль мобиль кушымта турында да әйтеп китте.
Система чүп-чарны санкцияләнмәгән ташлау урыннары турында һәм җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары ташланган урыннар турында мәгълүматлар урнаштыру мөмкинлеген бирә. Шулай итеп һәр укучы сулыкларны һәм республикабызны чүп-чардан саклауга үз өлешен кертә алачак.