Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Үзәк китапханәнең уку залында бәйрәм күргәзмәсе оештырылды.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген дә без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз, матур сүзләр әйтәбез.
8 Март бәйрәменең тарихы 1857 елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре аз хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 елдан 8 март – рәсми төстә ял көне. Башка илләрдә дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә, тик төрле көннәрдә. Әйтик, Үзбәкстанда ул Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әрмәнстан һәм Англиядә мондый бәйрәм өчен 7 апрель көнен сайлаганнар, Америкада исә ул май аенда билгеләп үтелә. Ләкин кайда һәм ничек үткәрелүенә карамастан – ул гүзәл затлар хөрмәтенә үткәрелә. Нәкъ менә алар – дөньяның тоткасы, гаилә учагын кабызучы һәм саклаучы.
