7 март көнне Сөендек Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар Көненә багышланган «Ягез әле, ханымнар!» дигән бәйрәм конкурс программасы үтте. Чара башында Сөендек авыл җирлеге башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм рәхмәтләрен белдерде. Аннары концерт программасы белән башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларыннан соң конкурс программасы башланды, барысы ике команда катнашты. Ярышлар вакытында катнашучылар көй сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, биеделәр. Фойеда кулинария әйберләре күргәзмәсе оештырылган. Әлбәттә инде, дуслык җиңде! Авыл Мәдәният йорты җитәкчесе катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды. Аннан соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.