Бүген җәмгыятьтә 14 яше тулган һәркемгә паспорт тапшырыла.
Кулга беренче тапкыр паспорт алу, бер яктан, күңелдә дулкынлану уятса, икенче яктан, кешенең шәхесен раслаучы бу документка хуҗа булуны олы тормыш юлына басу, шактый хокукларга ия булу белән беррәттән, өстеңә җитди бурычлар да йөкләнү дип кабул итәргә кирәк.
2017 елның 7 мартында миграция хезмәтендә Демагина Анастасия Андреевнага (15.02.2003) тантаналы шартларда Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.


