Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү – матур гадәт. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.
18 март көнне Зур Әтрәч Мәдәният йортында да "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәмдә Зур Әтрәч башлангыч белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары, үзешчән сәнгать артистлары, өлкәннәр һәм якын-тирә авыллардан Мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл җирлеге башлыгы "Нәүрүз" бәйрәме белән котлап, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.





