Район Башлыгы «Үлемсез полк» йөрешенең алгы сафында булды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бүген Тәтештә «Үлемсез полк» акциясе узды. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сурәтләрен тоткан иде. Бу олы йөрешнең башында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы юстиция Министры Л.Ю. Глухова булдылар.

Үз мөрәҗәгатендә район Башлыгы «Кешеләр бу акциядә теләп катнашалар, аларны беркем дә мәҗбүр итми. Үзләренең туганнарын, якыннарын һәм сугыш чоры газапларын кичергән һәм җиңү өчен көрәшкән һәркемне искә алу теләге зур. «Үлемсез полк»ка кушылып, без халкыбызның бердәмлеген һәм Илебезне фашист баскыннарыннан азат итү өчен никадәр зур югалтулар кичереүебезне күрсәтәбез», – диде Рәмис Сафиуллов.

Һәркайсы үз ветеранын – әтисен, бабасын, аларның батырлыгын хәтерли һәм алар белән горурлана. Геройлар турындагы истәлекләр күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International