Балалар китапханәсе Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, КРЦ «Яңа гасыр» оештырган бәйрәмдә катнашты. Кинотеатр фойесында «Библиоша» түгәрәгенә йөрүче балаларның кул эшләреннән күргәзмә-сату оештырылган иде. Папье-маше техникасы белән эшләнгән сувенирлар балалар арасында зур кызыксыну уятты. Кызлар төрле җәнлек фигуралары, курчакларны, ә малайлар - очкычлар һәм танкларны яратып сатып алдылар.
Бу күргәзмә кайбер балаларда «Библиоша» түгәрәгенә язылу теләге уятты.

