Татар урта мәктәбеннән хәбәрләр

2017 елның 2 июне, җомга

26 май көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казанга ял итәргә бардылар. Алар башта Казан кремлендә, аннары җәяү генә Кремль урамы буйлап сәяхәт ясадылар, К(П)ФУ ның уку корпуслары белән таныштылар.

Сәяхәттән соң «FUN 24» күңел ачу үзәгендә булдылар. Монда алар туйганчы рәхәтләнеп уйнадылар. Боулинг, дартс, төрле аттракционнарны бигрәк тә ошаттылар. Күтәренке кәеф белән әйләнеп кайттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International