22 июнь көнне барлык Рәссәй халкы Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтә. Шул көнне Байраш авылында да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы үтте. Митингны авыл җирлеге башлыгы Гөбәев Әсхәт ачып җибәрде. Авыл мулласы һәлак булганнарны искә алып дога укыды. Безнең якты киләчәк, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларны зур хөрмәт белән искә алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән әдәби монтаж әзерләде. "Уңган куллар" клубына йөрүче балалар Тынычлык күгәрченнәре ясап митингка килүчеләргә таратты.
.jpg)
