ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген СССРның атказанган тренеры, атказанган физик культура хезмәткәре Солтан Сөнгатулла улы Яруллин исемендәге стендка һәм ядрә белән ату буенча олимпия резервы Республика спорт мәктәбе базасында «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында Стендка ату буенча бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Быел турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышлана.


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы узды. Чара #Спортроссия дәүләт программасы кысаларында узды, бер мәйданчыкта төрле һөнәри өлкәләрдән сәламәт яшәү рәвешен сөючеләрне берләштерде.


21
февраль, 2026 ел
шимбә

20 февральдә Тәтеш шәһәренең чаңгы базасы территориясендә бу кышның төп спорт вакыйгасы — «Тәтеш чаңгы юлы-2026»массакүләм чаңгы узышы булды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм илдә массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» федераль дәүләт программасы кысаларында узды.


25
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Тәтештә Җиңү паркы энергия һәм позитив белән тулды. "Төньяк йөреш берләштерә" Бөтенроссия физкультура - сәламәтләндерү проекты кысаларында бирегә сәламәт яшәү рәвешенә кушылу өчен Тәтеш районының актив кешеләре җыелган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International