ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Әкият» балалар бакчасында Бөтенроссия психология атналыгы старт алды! 

12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Чуваш Республикасының халык артисты Вячеслав Христофоров һәм "җыр кайтавазы"коллективы концерты була. 

2024 елның 21 октябреннән 24 ноябренә кадәр Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында “Мәгариф” илкүләм проектының Цифрлы белем бирү мохите “Челтәрдә электрон язылу” темасына цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресләре узды. 

Бүген безнең балалар бакчасында ата-аналар һәм педагоглар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру, балаларны бергәләп тәрбияләү бурычларын билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру максаты белән  ата-аналар өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрелде. 

Бүген Тәтеш муниципаль районының Өстәмә белем бирү үзәгендә физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Интеллектуаль ярышта 7-11 нче сыйныфларның катлаулы физик бурычларны хәл итүдә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәткән 16 укучысы катнашты.

 

18 ноябрь көнне Тоншерма авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» конкурсы кысаларында Әниләр көненә багышланган «Әни-безнең бәхет»дигән концерт программасы булып узды. 

18 ноябрь көнне Кече Шәмәк Мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында "борынгы заманнарда ничек булган" фольклор кичәсе булып узды. 

 

 

18-23 ноябрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгендә география буенча укыту-тренировка җыеннары узачак. Бу укучылар өчен белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү, шулай ук талантлы яшьтәшләре белән аралашу һәм яңа белемнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек.

 

18 ноябрь Олы Шәмәк авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проектлары кысаларында «Күңелле стартлар» квест - уены узды. 

18 ноябрь Түбән Тархан авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Безнең гаилә мавыгулары» дип исемләнгән гаилә ялы кичәсе булып узды. Катнашучылар үзләренең тарихлары һәм гаилә мавыгулары турында искәртеп үттеләр. Алар арасында гаилә белән фильм карау, урманда йөрү, балык тоту, бәйрәм ризыклары әзерләү, чигү, бәйләү һәм башкалар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International