ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

16 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Апрель аенда гадәттәгечә "Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш урта мәктәбе"ндә  портфолио конкурсы узды. Быел конкурста 1-11 класслардан 29 укучы катнашты.

Хөрмәтле килүчеләр!

14 апрель Чинчурино авыл мәдәният йорты директоры юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында «Куркынычсызлык каешын эләктер» акциясе үткәрде. 

 Тоншерма урта мәктәбендә «Россиянең гражданнар авиациясе» темасына «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклыннан чираттага класс сәгате үткәрелде. 

Нармонка мәктәбе яшь армиячеләре укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Дөнья күгәрчене - Җиңү күгәрчене» акциясе үткәрделәр. 

«Барс» спорт комплексында Ватанны саклаучылар елы кысаларында ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эшләре-спорт бүлеге инициативасы белән якташларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Россия Герое гаиләсе» фотозонасын ачу тантанасы узды. 

«Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм космонавтика көненә багышланган шахмат һәм рус шашкасы буенча турнир узды.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

14 апрель Тәтеш районы мәдәният йорты хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар, Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында бордюрларны, агачларны, электрүткәргеч баганаларын агарттылар.

 

12 апрель көнне Кама Тамагында 2013-2014 һәм 2015 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында бадминтон буенча «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының зона этабы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International