ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

"Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында бүген МББУ "Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп бинасыннан уку эвакуациясе үткәрелде.

Бүген «Сабый» балалар бакчасының өлкән әзерлек төркемендә янгын куркынычсызлыгы буенча «Ут – дус, ут – дошман» дигән чара узды. 

Нармонка мәктәбенең 1/2 сыйныфында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, җәяүлеләр өчен яктылыкны кире кайтара торган элементларның әһәмияте турында әңгәмә булды.

3 апрель көнне Богдашка авылы Мәдәният йортында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда кампаниясен уздыру максатыннан «Яшел ут» тематик программасы узды.

Татарстанда 1,5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә юнәлдергән. Татарстан Социаль фонды бүлеге бу максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчергән.

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, «ЭКОяз – 2025» республика конкурсы чаралары кысаларында, логопедия төркемдә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячесе Янгельдина А.С.) "Күгәрчен - тынычлык кошы" акциясендә катнаштылар.

"Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Еремов ур., 135 «в»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2025 елның 10 апреле 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне»үткәрелә.

Халыкара балалар китабы көнендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсендә булдылар-бу балаларны әдәбият дөньясы белән таныштыру һәм аларның укуга кызыксынуын үстерү өчен менә дигән ысул.

4 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International