бала өчен шәхси кабинетны ничек булдырырга;
15-16 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Чаңгы ярышлары буенча «Кама яшүсмерләр марафоны 2025»республика ярышлары узды. Бу вакыйга бөтен республикадан чаңгы спортын яратучыларның игътибарын җәлеп итте.
16 февраль Башчы авыл клубында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Костюм тарихыннан халык тарихына кадәр» танып белү программасы булып узды.
Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуны үстерү, тарихи аң формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү максатларында үткәрелә
2025 елның 16 февралендә Тәтеш шәһәренең ату стендында ОФП элементлары белән стендка ату буенча СШОР беренчелеге медальләре уйнатылды.
Бүген безнең балалар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, ә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең «Кызыл ромашка» әсәрен сәхнәләштерделәр.
15 февраль «Иван да Марья» вокал ансамбле (җитәкчесе Лилия Миңневәлиева, Тәтеш районы) «Сәид-Гәлиев исемендәге» мәдәният йортында узган, А.В. Котков исемендәге XXXIV Республика рус хор музыкасы фестивалендә катнашты.
12-15 февраль көннәрендә Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Тоншерма урта мәктәбендә "Россия - минем горизонларым" курсы кысаларында чираттагы дәресләр үтте. Укучалар һөнәр сайлау формуласын өйрәнүне дәвам иттеләр һәм өч тема тикшерделәр: "Уңайлы Россия, индустриаль Россия һәм акыллы Россия!"
14 нче февральдә 19 нчы гасырның бөек галиме, язучы, мөгаллим, фольклорчы Каюм Габденнасыйр улы Насыйриның тууына 200 ел тулды.