ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 02 декабрендә 09:00 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йорты бинасында (Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 43 йорт) 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү планлаштырыла.

2024 елның 25 ноябреннән 06 декабренә кадәр халыкка мәгълүмат бирү максатында «Кайнар линия» һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча консультацияләр оештырылачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.11.2024 № 1036 карары нигезендә Татарстан Республикасында транспорт чараларына техник тикшерү үткәргән өчен түләүнең иң чик күләмнәре кертелә

23-24 ноябрь көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре"ярышларының 3 этабы узды.

2024 елның 28-30 ноябрендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы территориясендә хуҗасыз этләр аулау буенча чаралар уздырылачак.

25 ноябрь Урюм авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Бергә бәхетле» уен программасы булып узды. 

25 ноябрь көнне Тоншерма урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» курсы кысаларында «Үзеңә һәм тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы бул» дигән темага дәрес үткәрелде. 

24 ноябрь Киртәле авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында иң җылы һәм ихлас бәйрәм – Әниләр көненә багышланган «Әниләргә рәхмәт» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. 

Тәтеш, 25 ноябрь. Бүген өстәмә белем бирү үзәгендә география буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы тәмамланды. Интеллектуаль ярышта Тәтеш муниципаль районының 7-11 сыйныф укучылары катнашты, география өлкәсендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

 

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International