ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2024 ел
шимбә

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

24 майда мәктәптә "Соңгы кыңгырау-2024" бәйрәме узды.

Мәктәптә уйрәнүләр узды


24
май, 2024 ел
җомга

24 май-изге апостоллар Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне. Бу датага Славян язуы һәм мәдәнияте көне туры килә. Бәйрәм Россиядә генә түгел, ә башка славян илләрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнгә район китапханәләре берничә чара үткәргән.

 

Славян язуы һәм мәдәнияте көне 24 майда билгеләп үтелә. Бу көнне «Яңа Гасыр» яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә балалар әлифбаның ничек барлыкка килүен һәм бу бәйрәмнең Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән ничек бәйле булуын белделәр, чөнки нәкъ менә алар славян язуын булдырганнар һәм грек теленнән дини хезмәт китапларын тәрҗемә иткәннәр. Алар арасында рәсүлләр хатлары, Зәбур һәм Инҗилдән сайланган укулар бар.

Тәтеш районында соңгы кыңгырау 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 222 укучыга, 11 нче сыйныфны тәмамлаган 81 укучыга яңгырады.

Балалар китапханәсендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Славян хәрефләре көмеш россыпь» танып белү сәгате уздырылган.

 

24 май Тәтеш районы мәдәният йорты белгечләре Тәтеш шәһәренең Җиңү паркында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Изге Русь традицияләре» танып белү – уен программасын үткәрделәр. 

Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Славян язуы кайдан килеп чыккан»дип исемләргән интеллектуаль-конкурс уены үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International