Киләчәк пенсиягезне формалаштыру өчен, хезмәт хакының ак булуы, ә эшкә урнашуның рәсми булуы мөһим.
Урюм мәктәбендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә багышланган чаралар үткәрелде.
15 февральдә «Нур» агрофирмасы ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов катнашында терлекчелек тармагында гыйнвар аенда эш йомгаклары һәм 2024 елда язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
2024 елның 17 февралендә 11-00 сәгатьтә чаңгы базасы территориясендә (Тәтеш шәһәренең Көньяк микрорайонындагы Сабантуй территориясе) «Тәтеш чаңгы юлы - 2024»массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
Бүген «Сабый» балалар бакчасы хезмәткәрләре «ГТО» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә актив катнаштылар.
Өстәмә белем бирү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Туган илем"интеллектуаль викторинасы узды.
ТСР бюджет хисабына индивидуаль реабилитация программасы (ИПРА) һәм табиблар комиссиясе (ЗВК) нәтиҗәсе нигезендә бирелә.
Урюм мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көненә багышланган “Әфганстан - безнең хәтер” дип исемләнгән хәтер сәгатен үткәрделәр.
15нче февраль көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил-халкым улы» шигъри сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, аның әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында белделәр.
15 февраль көнне Байраш мәдәният йортында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан "Герой шагыйрь" Хәтер сәгате үтте.