ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Тәтеш муниципаль районы Советының кырык беренче утырышы узды, анда 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы бюджеты турында мәсьәлә каралды.

"Әкият" балалар бакчасында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада узды.

- 11 декабрь кичендә, 12 декабрь төнендә һәм иртәсендә ТР көнчыгышында һава температурасы -25..-30˚;

 12 декабрь иртәсендә һәм көндез көчле җил 15-17 м/с.

8 гыйнварда 18.30 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Чуваш Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вячеслав Христофоров һәм чуваш эстрадасы артистларының концерты булачак.

 «Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» директорның тәрбия эшләре  буенча киңәшчесе Лазарева Л.Н. «Безнең заман Геройларына багышланган Батырлык дәресе» үткәрде.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, 1 нче сыйныфта инвалидлар декадасына багышланган «Без бергә» темасына класс сәгате үткәрелде.

 

 

11 декабрьдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә район активы киңәшмәсе узды.

Балалар бакчасында бердәм куркынычсызлык көне узды.

“Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Ватан Геройлары көне алдыннан Иванов Н.П исемендәге Яшьармеячеләр отряды  директорның тәрбия эшләре киңәшчесе Лазарева Л. Н. белән берлектә "Геройларны бел" акциясен уздырдылар, аның кысаларында символик тугызлыга акциядә катнашучылар Ватан Герое исеме язылган  Георгий тасмасын беркеттеләр.

 

 Ватан Геройлары көненә 11 сыйныфта туган тел укытучысы тарафыннан "Ватан Геройлары китап битләрендә" дип аталган викторина үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International