26 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда бозлавык сакланачак.
Бүген ТР Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы уза.
«Пушкин картасы» федераль социаль әһәмияткә ия проектын тормышка ашыру кысаларында безнең мәктәп укучылары «Яңа гасыр» кинотеатрында булдылар һәм чын тарихка нигезләнгән «Байкал рухы» маҗаралы драмасын карадылар.
Сертификат алган әни аның акчаларын пенсия тупланмаларына кертә ала.
24 октябрьдә Тәтеш шәһәре мәдәният йортында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм көзге каникуллар башланыр алдыннан Тәтеш шәһәре башлангыч сыйныф укучылары Казан халык театры “Шамил һәм аның дуслары” юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы буенча куелган спектакльне карадылдар.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган РФ гражданнары контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусына ия. Шулай итеп, пенсияләү, шулай ук алар өчен барлык социаль ярдәм чаралары РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча башкарыла.
2023 елның 24 октябрендә Сферум платформасында урта, төп гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, Тәтеш муниципаль районының тәрбия буенча директор киңәшчеләренең эшлекле киңәшмәсе узды.
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
24 октябрьдә Үзәк китапханәдә район китапханә белгечләренең киңәшмәсе узды, аның барышында контроль күрсәткечләрне үтәүгә, социаль челтәрләрдә һәм Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе сайтында битләр алып баруга аерым игътибар бирелде.
Сабыннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс "Чиксез иҗат" проектында катнашучыларны шатландырды һәм пасмур көне якты булырга мәҗбүр итте.