ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

11 февральдә өстәмә белем бирү үзәгендә «Кеше тәрбияләү» тәрбия өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында катнашучылар өчен семинар-практикум узды. 

20 февраль  17.30 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Батырлык һәм намус!» дип исемләнгән, Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  театральләштерелгән концерт программасы булачак.

28 февраль  15:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә Тәтеш район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган А. Дударевның пьесасы буенча «Ташлама мине» дип исемләнгән спектакле булачак! 


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

11 февральдә кичен, 12 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарланачак.

11 февраль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш районының сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен шагыйрь һәм язучы Борис Пастернакның тууына 135 ел тулуга багышланган «Когда строку диктует чувство» исемле әдәби композиция үткәрделәр.

11 февральдә «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә «Ин яхшы вожатый 2025» отряд вожатыйлары республика конкурсының муниципаль этабы узды. 

Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында «Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект» темасы буенча саннар дәресе узды. 

Яр Чаллы кешесе «Милли лотерея» дән «Хыял " лотереясенең февраль тиражында 1 млн сум откан. Отышлы билетны ул 100 сумнан почта бүлекчәсеннән сатып алган. Тираж уйнату 2 февральдә Беренче каналда узды.

Оборона-массакүләм, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында балалар бакчасында "бер чиртү-гомерне коткара"акциясе узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International