ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Килдеш урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча спорт ярышлары узды. Ярышларда узган елларда мәктәп укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучылар актив катнашты.

Бүген, 5 гыйнварда, «Яңа Гасыр» яшьләр үзәгендә балалар өчен «Яңа ел уенчыгы»мастер-классы үткәрелде. Балалар иҗат процессына бик теләп чумдылар, үз куллары белән чыршы өчен уникаль бизәкләр ясадылар.

5 гыйнвар көнне Байраш авыл мәдәният йортында "Пушкин картасы" проекты һәм "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты кысаларында "Тылсымлы ыгы-зыгы" спектакле узды. 

5 гыйнвар Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Тылсымлы пумала» рәсем ясау буенча мастер-класс булып узды, биредә Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм авылыбыз кунаклары катнашты.

Кышкы каникул көннәре  Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче класс Нәни бөркетләре (җитәкчеләре Саматова Г. Н., Минаева Д. Д.) кинотеатрда булдылар, "Иван Царевич һәм соры бүре-6"фильмын карадылар.

3 январь көнне балалар китапханәсенең уку залында «Яңа ел утлары әкияткә чакыра» дигән әдәби ассорти узды. 

Кадерле физкультурачылар, үз көчләрен сынап карарга һәм призлы урыннар өчен көрәшергә әзерме? Ул чагында ГТО мобиль кушымтасының СПОРТЛОТО – партнерыннан яңа чакыру-сезнең өчен!

4 гыйнварда, «Нескучные каникулы» программасы кысаларында, Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары балалар өчен «Кышкы күңел ачулар» квест-уены үткәрделәр.

 

Килдеш урта мәктәбе укучылары белән кышкы каникулларда «Все о Новом годе» дигән интерактив викторина үткәрелде.викторина-уенны оештыру максаты-укучыларның бәйрәм рухы тудыру һәм дөньяга карашын киңәйтү иде. Барысы да чарада актив катнаштылар, уңай хис-кичерешләр алдылар, эрудицияләрен һәм укымышлылыкларын күрсәттеләр.

5 гыйнварда «Тәтеш крае тарихы музее» МБУ филиалы Иван Яковлев мемориаль музеенда музей хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Гасырлар аша Яңа ел традицияләре» күңел ачу - танып белү сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International