ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Район китапханәләре үз укучыларын актив каршы алалар.

 

5 гыйнвар Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында район мәдәният йорты белгечләре «Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Кышкы әкиятнең каникуллары булмый» балалар өчен уен программасы үткәрделәр. 

4 гыйнвар Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә урам, күңелле уеннар, танып-белү программалары, «Яңа ел кешеләргә кунакка килә» дип исемләнгән концерт программалары булып узды.


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

4 гыйнвар төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

    • буран; 

    • юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез кар көртләре барлыкка килү (Казанда да);

    • көндез көчле кар (Казанда да) һәм көчле җил тизлеге 15-18 м/с.


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

29 декабрь көнне Тәтеш шәһәренең "Медведь" көрәш залында Кыш бабай призына ирекле көрәш буенча яңа ел алды ярышлары узды.

28-31 декабрь көннәрендә Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Яңа ел тамашалары, «Без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм концерт программалары узды.

28 декабрьдә китапханә белгечләренең «узып баручы елга йомгак ясыйбыз: уңышлар һәм казанышлар»дигән район киңәшмәсе булды.

 

1 гыйнвар Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә урам уеннары, «Тылсымлы вакыт» дип исемләнгән яңа ел концертларлары.

Каникулның беренче көнендә Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе (Мостафина Г.А.) белән бергә шәһәр шугалагына бардылар. Тимераякта шуу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, көч, җитезлек һәм чыдамлык үстерә. Саф һавада бергәләп йөрү һәм шуу балаларны тагын да якынайта, сыйныф коллективын ныгыта.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International