Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән бәйрәм - Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән Төп Законыбыз – Татарстан Республикасы Конституциясе – республикабызның ирекле үсешенә, икътисади, социаль, мәдәни алгарыш кичерүенә гарантия бирүче сәяси документ.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                   Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 ноябре, 09:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International