Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
 

Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу белән котлыйм.

Бу көн безгә тагын бер тапкыр милли бердәмлек символын – безнең телебезне саклау мөһимлеге турында искә төшерә. Туган тел һәр җәмгыятьнең, һәр аерым кешенең тарихи нигезен тәшкил итә. Туган телгә хөрмәт - ул үз милли үзенчәлегеңне саклап калу, үз халкың тарихына һәм мәдәниятенә, бөек Ватаныбызның күп санлы халыкларының мәдәниятенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү юлы.

Сезне чын күңелдән әлеге мөһим бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелек телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                      Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 26 апреле, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International